«Киләчәк китапханәсен ясыйбыз» арт-киңлек. Икенче көн (12+)
7
Апрель 2021
Чәршәмбе
6 апрельдә «Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү, идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проекты кысаларында шәһәр үзәк китапханәсендә икенче көн – «Киләчәк китапханәсе» арт-киңлеге үтте. Арт-киңлектә катнашучылар – профессиональ рәссамнар һәм сәнгать көллиятенең дизайн бүлеге, Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары – төрле техникалар кулланып, үзләре күзаллавы буенча киләчәк китапханәсе моделен ясады. Алар акрил, гуашь буяулары, акварель карандашлар, майлы пастель кебек материаллар кулланды. Проект дәвам итә, сез дә кушылыгыз! |